Барлык яңалыклар

Ак шакмак, кара шакмак…

Башкортстанның Чакмагыш районында шахмат һәм шашка уеннары буенча турнир узды.

Ак шакмак, кара шакмак…
Ак шакмак, кара шакмак…

Шахмат һәм шашка – иң борынгы интеллектуаль уеннар. Ул төрле дәүләтләрне, милләтләрне берләштерә. Кызганычка каршы, мобиль технологияләр хакимлек иткән бүгенге заманда яшьләр арасында бу уеннарның абруе кими төште.

Шуны истә тотып Халыкара шахмат көнендә Башкортстанның Чакмагыш районы Каран авылы мәдәният йортында шахмат һәм шашка уеннары буенча турнир оештырылды. “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында уздырылган бу чарада балалар шахмат һәм шашка уеннарының тарихы белән таныштылар, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Ләкин иң кызыклысы, әлбәттә, ярышлар булды.

– Шахмат һәм шашка уеннары милләтнең зиһенен үстерә. Ә зиһенле, акыллы милләт беркайчан да ярлы яшәми, – дип билгеләнде ярышта.

Чара катнашучыларга бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/129899

Ак шакмак, кара шакмак…
Ак шакмак, кара шакмак…
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: