Барлык яңалыклар

Түләүләр 2 августтан башланачак

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр 10 мең сум акчаны башта билгеләнгән вакыттан 2 атнага алданрак, 2 августтан ук ала башлаячак.

Түләүләр 2 августтан башланачак
Түләүләр 2 августтан башланачак

Русия Президенты Владимир Путинның 2 июльдә кабул ителгән махсус Указы нигезендә, мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә һәр балага 10 мең сум күләмендәге финанс ярдәме күрсәтелә. Акчалата ярдәмне 2003 елның 3 июленнән башлап, 2015 елның 1 сентябренә кадәр туган балалар алачак. Шулай ук 10000 сум акча 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге инвалидларга һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган яшьләргә дә түләнә. Моның өчен аларның мәктәп программасы буенча укуларын дәвам итүләре кирәк. Әлеге түләүләр “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Башта Русия Хөкүмәте әлеге түләүләрне ата-аналарның исәпләренә 16 августтан күчерә башларга тәкъдим иткән иде. Ләкин кичә узган утырышта Русия Президенты Владимир Путин бу эшне 2 августтан ук башларга кушты. Ил җитәкчесе әйтүенчә, ата-аналарга балаларын мәктәпкә әзерләү өчен вакыт кирәк, шуңа күрә түләүләр иртәрәк башкарылырга тиеш.

Русия Пенсия фонды бүгенге көнгә 16,5 миллион балага акча күчерү турындагы карар. кабул иткән. Башкортстанда андыйлар – 486 меңнән артык.

Фото: https://vseobzornik.ru

Түләүләр 2 августтан башланачак
Түләүләр 2 августтан башланачак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: