Хәтерегезгә төшерәбез: Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы буенча, мәктәп яшендәге балалар үстерүче гаиләләргә һәр балага 10 мең сум күләмендәге матди ярдәм күрсәтелә. Аны алуның шартлары гади: балага бу елның 1 сентябреннән дә калмыйча – 6 яшь тулган булырга тиеш. 18 яшь исә Указ кабул ителгән көннән соң, ягъни 2021 елның 3 июленнән соң туларга тиеш. Шулай итеп, акчалата ярдәмне 2003 елның 3 июленнән башлап, 2015 елның 1 сентябренә кадәр туган балалар ала.
Шулай ук 10000 сумлык ярдәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге инвалидларга һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган кешеләргә дә түләнә. Моның өчен аларның мәктәп программасы буенча укуларын дәвам итүләре кирәк. Әлеге түләүләр “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Бүгенге көндә Башкортстанда бу ярдәмне алуга 335 мең гариза кабул ителгән. Акчалата ярдәмне 486 меңнән артык бала алачак. Русия Пенсия Фондының Башкортстан буенча идарәлеге җитәкчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, гаризаларның 99,4 “Госуслуги” порталы аша тапшырылган.
Бу бик уңайлы, чөнки гаризаны кулдан тутырасы юк. Аның караламасы Пенсия Фонды мәгълүматлары буенча алдан тутырылган инде. Мәгълүматларның дөреслеген исбатлап, компьютер төймәсенә басасы гына кала. Моның өчен бары тик “Госуслуги” порталында теркәлергә генә кирәк.
Дөрес, гаризаны Песия Фондының клиент хезмәтләрендә дә тапшырырга мөмкин, тик Коронавирус пандемиясе шартларында моның өчен алдан язылырга, соңыннан барып йөрергә туры киләчәк. Шуңа күрә форсатны кулдан ычкындырмагыз!
Фото: istoki.tv