Барлык яңалыклар

Трансформатор будкасында – картина!

Дүртөйле рәссамы Артур Яхин өчен материалда чикләүләр юк.

Трансформатор будкасында – картина!
Трансформатор будкасында – картина!

“Торлак һәм уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яңа арт-объект пәйда булды. Ул гап-гади трансформатор будкасыннан “үсеп чыкты”. Дүртөйледә яшәүче яшь рәссам Артур Яхин тәкъдим иткән проект зур булмаган шәһәрләрдә яшәү өчен уңайлы мохит тудыру конкурсында җиңеп, аның хыялы тормышка ашты.

Трансформатор будкасында эшләнгән картина – спорт темасына. Ул скейтерны гәүдәләндерә. Күңелсез соры будка рәссам куллары аша үткәннән соң яшьлек дәртен чагылдырган төрле буяулар белән уйный башлый.

Артур – Дүртөйледәге беренче граффитист-рәссам. Өстәвенә, шәп итеп брейк бии. Хәзер ул будка каршындагы кирпеч стенага да “җан өрергә” җыена. Тиздән анда яңа картина пәйда булачак.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/127980

Трансформатор будкасында – картина!
Трансформатор будкасында – картина!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: