Барлык яңалыклар

“Акча үзләштерелә”

"Гомумән алганда, эшләр яхшы бара. Барлык коллегаларга да зур рәхмәт", – диде Радий Хәбиров. 

“Акча үзләштерелә”
“Акча үзләштерелә”

“Путинның гомумдәүләт проектлары төбәк үсеше локомотивы”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. “Бу, асылда, безнең республикада үсеш локомотивы. Һәрхәлдә, социаль өлкәдә. Бездә казна акчаларын үзләштерү дәрәҗәсе дә, контракт дәрәҗәсе дә узган ел белән чагыштырганда югарырак. Гомумән алганда, эшләр яхшы бара. Барлык коллегаларга да зур рәхмәт", – диде Радий Хәбиров.

Башкортстанда милли проектларны финанслауның гомуми күләме быел 27 миллиард сум тәшкил итә. Шуларның 18,8 миллиард сумы – федераль акчалар, 8,2 миллиард сумы – республика бюджеты акчалары.

Башкортстанның беренче вице-премьеры – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов хәбәр итүенчә, илкүләм проектлар ярдәмендә ел башыннан 1,253 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. 59 меңнән артык гаилә бала туу буенча айлык түләүләр алган. Муниципалитетларда өч мәдәният учреждениесен яңарту төгәлләнгән.

Агымдагы ел ахырына кадәр юл-транспорт өлкәсендә 309 километрдан артык автомобиль юлларын ремонтлау планлаштырыла.

 


Фото: doska-il.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: