Барлык яңалыклар

Физкультура укытучылары – телекаһарманнар

Төп бурычы – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү.

Физкультура укытучылары – телекаһарманнар
Физкультура укытучылары – телекаһарманнар

Башкортстанның ике физкультура укытучысы федераль телеканал каһарманнары булды. Фәнзилә Крестьянинова һәм Эдуард Габдрахманов “Физруклар. Киләчәк бүгенгедән башлана” дип аталган документаль фильмда төштеләр. Фильмны Олег Верещагин төшерде.

Олег Верещагин – популяр комедия актеры. Ул Пермь краеның зур булмаган Чусовой шәһәрендә туган. Мәктәптә чакта ук Олег КВН йолдызы булган кеше.

Әлеге “Физруклар. Киләчәк бүгенгедән башлана” документаль сериалы “Спорт – тормыш нормасы” дип аталган федераль проекттагы коммуникация компаниясенең бер өлеше булып тора. Ул “Демография” гомумдәүләт проектына карый. Әлеге проектның төп бурычы – спорт практикасын һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү.

 

 

 

Фото: скриншот videoPreview_jfif_crop1627045976_ejw_606

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: