Барлык яңалыклар

Мәчетледә яңа мәдәни үзәк

Күп функцияле авыл мәдәни үзәге ачылуга халык бик шат. 

Мәчетледә яңа мәдәни үзәк
Мәчетледә яңа мәдәни үзәк

Мәчетле районының Теләш авылында Мәдәният йорты нигезендә районда беренчеләрдән булып Күп функцияле авыл мәдәни үзәге ачылды.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында биредә гаять зур эш башкарылган. Яктылык һәм тавыш көчәйтү җиһазлары, зур экранлы заманча проектор, тамаша залына яңа йомшак театраль кәнәфиләр, сәхнә киемнәре, музыка кораллары, компьютер техникасы һәм башка бик күп җиһазлар сатып алынган. Моннан тыш, клубта Мәчетле районы хакимиятенең җирле бюджеты хисабына агымдагы ремонт ясалган: клубның коймасы, ишек алды, электр үткәргечләре алыштырылган, беренче каттагы фойе һәм кабинетлар яңартылган. Шулай ук 2нче катта диварлар, идән, баскыч мәйданчыгының түшәме буялган, балалар өчен уен бүлмәсе, тренажер залы, бию залы, музей бүлмәсе ремонтланган. 

Фото: https://vk.com/club153878116?z=photo-123463022_457248048%2Fwall-153878116_712.

Мәчетледә яңа мәдәни үзәк
Мәчетледә яңа мәдәни үзәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: