Барлык яңалыклар

Яңа дәваханәләр кайда төзелә?

Быел Башкортстанда балалар өчен ике яңа дәваханә төзелә башлый. Кайда икәнен беләсезме?

Яңа дәваханәләр кайда төзелә?
Яңа дәваханәләр кайда төзелә?

Баймак шәһәрендә һәм Мәсәгуть авылында 2021 ел ахырына кадәр балалар дәваханәләре (поликлиникалар) төзелә башлаячак.

Шулай ук ел ахырына кадәр Башкортстанда сигез капиталь фельдшер-акушерлык пункты һәм ике авыл амбулаториясе төзергә керешәчәкләр. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. "Республикада сәламәтлек саклау объектларын төзү буенча системалы эш алып барыла. Учреждениеләр челтәрен ныгыту "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының төбәк проектлары кысаларында да, республика адреслы инвестиция программасы хисабына да гамәлгә ашырыла", – дип ассызыклый республиканың премьер-министры Андрей Назаров. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча,  2020 елда 23 объект төзелгән, кыска вакыт эчендә Уфа районында һәм Стәрлетамакта  йогышлы авырулар үзәкләре ачылган.

Чыганак: https://xn--80aapampemcchfmo7a3c9ehj.xn--p1ai/news/v-bashkirii-nachnetsya-stroitelstvo-dvukh-detskikh-poliklinik-.

Яңа дәваханәләр кайда төзелә?
Яңа дәваханәләр кайда төзелә?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: