Барлык яңалыклар

Дүртөйледә яңа бакча

Балалар бакчасы сентябрьдә 220 баланы кабул итә алачак.

Дүртөйледә яңа бакча
Дүртөйледә яңа бакча
Дүртөйледә яңа бакча
Дүртөйледә яңа бакча

Дүртөйле шәһәрендә яңа балалар бакчасы сафка баскан. Ул «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән.  

Объектны 2019 елның августында төзи башлаганнар, ул барлык таләпләр һәм нормативлар буенча проектланган. Биредә 12 төркем эшләячәк, аларның һәркайсының үз санузелы һәм йокы бүлмәсе бар. Азык-төлек блогы, музыка һәм физкультура залы, медкабинет, пассажир лифты һәм йөк күтәрткеч каралган. Тышкы һәм эчке бизәкләү эшләрендә  озак хезмәт итәчәк  ныклы һәм экологик материаллар гына кулланылган.

Бина балаларны кабул итүгә тулысынча әзер. Хәзерге вакытта балалар бакчасы җитәкчелеге лицензия алу белән шөгыльләнә.

«Учреждение ачылу белән шәһәрнең балалар бакчалары бушаячак, өстәмә эш урыннары барлыкка киләчәк. Хәзерге вакытта кадрлар туплыйбыз. Кирәкле документларны рәсмиләштергәннән соң, тәрбияләнүчеләр исемлеген формалаштыра башлаячакбыз», – ди учреждениенең мөдире Изольда Апкадыйрова.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: