Барлык яңалыклар

Әкрен-әкрен югарыга үрләп бара

Башкортстан Русия субъектлары рейтингында җиденче урынга күтәрелде.

Әкрен-әкрен югарыга үрләп бара
Әкрен-әкрен югарыга үрләп бара

Башкортстан 2021 елның икенче кварталы йомгаклары буенча “хезмәт җитештерүчәнлеге” дип аталган гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру буенча Русия субъектлары рейтингында җиденче урынга күтәрелде. Бу хакта социаль челтәрләрдәге битендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Проектның асылы – предприятиеләрне идарә итү һәм оештыру чаралары ярдәмендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм барлык процессларны оптимальләштерү.

“Безнең төбәк компетенцияләр үзәге илнең 45 регионы арасында иң яхшысы булды. Рейтингта предприятиеләрнең сакчыл җитештерү инструментларын кертү һәм үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыруы исәпкә алына”, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Әлеге проектта республикның 113 предприятиесе катнаша.

 


Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: