Чишмә районының Келәш авылында күпфункцияле спорт мәйданчыгы ачылган. Биредә баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уйнап булачак. Бу хакта Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы хәбәр итә.
“Демография” илкүләм проекты буенча төзелгән спорт мәйданчыгын ачу тантанасында Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов катнашкан.
«Мондый мәйданчыкларның һәр авылда булуы мөһим. Без бу максаттан эш алып барачакбыз. Келәшлеләрнең һәм авыл кунакларының әлеге мәйданчыкта мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрүен телим. Чөнки спорт – яшәү тормыш нормасы һәм алгарыш", –- диде ул.
«Демография» илкүләм проектының төп максатлары арасында җәмгыятьтә сәламәт яшәү мәдәниятен формалаштыру, шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тартуга һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә өгетләү кебек юнәлешләр бар. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган милли проектлар 2019 елда старт алды.