Барлык яңалыклар

Фотода авыру күренә

Аппаратларның гомуми бәясе 23 миллион сум тәшкил итә.

Фотода авыру күренә
Фотода авыру күренә

Дүртөйле район хастаханәсенә “Диаком” дип аталган санлы ике рентген-аппараты урнаштырганнар, аларның гомуми бәясе 23 миллион сум тәшкил итә. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә ассызыклауларынча, Дүртөйле районының үзәк хастаханәсен югары технологияле җиһазлар белән тәэмин итү “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган. Исегезгә төшерәбез, әлеге проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән. Яңа җиһазлар, беренче чиратта, хәвефсезлек һәм нур йөкләнеше түбән булуы белән характерлана. Ул тикшеренүләр нәтиҗәләрен анализлау өчен заманча программа белән тәэмин ителгән. “Диагностик сурәтләр югары сыйфатлы. Фотоларны җентекләп карау өчен сурәтне зурайтырга мөмкин. Барлык фоторәсемнәр дә электрон рәвештә саклана. Бу табибка соңыннан чагыштыру өчен уңайлы”, – дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

 


Фото: news.myseldon.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: