Барлык яңалыклар

Яңа кинозаллар

Хәйбулла һәм Бүздәк районнарына, Языково авылына кино күрсәтү өчен заманча җиһазлар кайтартылачак.

Яңа кинозаллар
Яңа кинозаллар
Яңа кинозаллар
Яңа кинозаллар

 Кино фонды халык саны 500 мең кешегә кадәр булган торак пунктларда фильмнар күрсәтүче оешмаларга ярдәм итү өчен 11 марттан 30 апрельгә кадәр заявкалар җыйган иде. Конкурс «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча Башкортстанда өч кинозал расланды. Тиешле документ Кино фонды сайтында эленгән. Кино күрсәтү өчен заманча җиһазларны Хәйбулла һәм Бүздәк районнары мәдәният сарайлары, шулай ук Языково авылы алачак. Яңадан җиһазландырылган кинозал өчен Русия  фильмнарын 50 проценттан да ким булмаган күләмдә күрсәтү һәм кварталга 100 көннән дә ким булмаган күләмдә даими кино күрсәтү мәҗбүри шарт булып кала. 2015-2020 елларда үткәрелә торган конкурслар вакытында Башкортстанда шул рәвешчә 47 кинозалга заявка хупланган.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: