Барлык яңалыклар

Инвестиция һава торышы яхшыра

Инвестицион климат торышы буенча 2020 ел йомгаклары буенча Башкортстан беренче тапкыр бишенче урынны алып, Топ-5 рейтингка кергән иде.

Инвестиция һава торышы яхшыра
Инвестиция һава торышы яхшыра

Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин инвестицион һәм эшкуарлык климатын яхшырту буенча Проект офисының чираттагы утырышын үткәрде. Анда, аерым алганда, инвестклимат торышының рейтинг күрсәткечләренә ирешү турында фикер алыштылар.

Утырышта республика башкарма хакимият органнары, үсеш институтлары, финанс-кредит оешмалары һәм эшлекле берләшмәләр вәкилләре катнашты. Фикер алышуга шулай ук Башкортстанның бизнес-шерифлары да кушылды.

Инвестицион климат торышы буенча 2020 ел йомгаклары буенча Башкортстан беренче тапкыр бишенче урынны алып, Топ-5 рейтингка кергән иде. Бер ел элек регион – тугызынчы, ә 2018 ел нәтиҗәләре буенча уналтынчы урында иде.

Әлеге эшләр Русия Президенты Владимир Путин башлангычында тормышка ашырыла.

 


Фото: Bascinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: