Яшерен авыруларны ачыклап булачак

Җиһазларның бәясе 11,5 миллион сум.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яшерен авыруларны ачыклап булачакЯшерен авыруларны ачыклап булачак
Яшерен авыруларны ачыклап булачак

Башкортстанның Бишбүләк үзәк район хастаханәсендә, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында, стандарт тикшеренүләрне үткәрү өчен санлы рентген диагностик комплекс урнаштырылды.
Җиһазларның бәясе 11,5 миллион сум. Бу комплекс санлы диагностик сурәтләрне генә алып калмыйча, аларны эшкәртеп, алган мәгълүматны алга таба саклап калырга һәм тапшырырга да мөмкинлек бирә. Җиһазларда 12 көн эчендә 50дән артык пациент тикшерелде.

Рентген комплексы күп кенә яшерен авыруларны диагностикалау өчен төп роль уйный. Аның ярдәмендә эчке органнарның формасын, хәлен һәм тонусын, шулай ук лайлалы тышчаларның рельефын бәяләргә мөмкин. Югары технологияле рентген комплексы теләсә кайсы диагностиканың үз вакытында һәм төгәллегенә бәяләп бетергесез өлеш һәм һәр клиника өчен отышлы сатып алу, – диде хастаханәнең баш табибы Андриян Павлов.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.

 


Фото: sdelanounas.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас