+18 °С
Ачык
“Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында Башкортстанның Калтасы районында ике объект сафка баскан. Краснохолм авылында бәхетле хуҗаларга яңа фатир ачкычлары тапшырылса, Калтасы авылында “Ял паркы” ачылган.
Краснохолм авылының сигез гаиләсе күп еллар дәвамында авария хәлендәге йортлардан күчерүне көткән булган.
Тантаналы чарада Калтасы районы хакимияте башлыгы Зәбир Габдуллин һәм Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министрының беренче урынбасары Алексей Новиков катнашкан.