Барлык яңалыклар

Балаларны акча санарга өйрәтәчәкләр

Башкортстан мәктәпләрендә яңа уку елыннан финанс грамоталылыгы буенча дересләр башланачак.

Балаларны акча санарга өйрәтәчәкләр
Балаларны акча санарга өйрәтәчәкләр

Башлангыч сыйныфларда фәнне “Математика” һәм “Әйләнә-тирә дөнья” дәресләрендә, ә 5-9 сыйныф укучылары – “Җәмгыять белеме”, “Математика” һәм “География” дәресләрендә өйрәнәчәкләр.

Башкортстан Үзәк Банкы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мәктәп укучыларының интернетта хәвефсезлек күнекмәләре, шул исәптән финанс операцияләре белән таныштырачак. Аларны керемнәрне һәм чыгымнарны анализларга өйрәтәчәкләр.

Яңа белем бирү стандартлары буенча укыту 2022 елның 1 сентябреннән башлана, әмма ата-аналар белән килешенеп, аларны 2021 елда ук кертергә мөмкин булачак.

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләгән талантларны үстерү һәм үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.


Фото: psy-files.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: