Барлык яңалыклар

Яшьләрне фәнгә тарту

Башкортстанда яшьләрнең фәнни лабораториялерен оештырырга ниятлиләр.

Яшьләрне фәнгә тарту
Яшьләрне фәнгә тарту

Проектны тормышка ашыру мөмкинлеге турында “фән сәгате” форматында узган киңәшмәдә хәл ителде. Ул чарада профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Башкортстан хакимияте башлыгы Александр Сидякин җитәкчелегендәге төбәк университетлары ректорлары фикер алыштылар.

Башкортстан Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыханов белдерүенчә, республика югары уку йортлары һәм Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге институтлары “фән һәм университетлар” дип аталган гомумдәүләт проекты кысаларында шундый яшьләр фәнни үзәкләре булдыруга сигез гариза әзерләгән.
Фәнни лабораторияләрдә яшь аспирантлар һәм югары курс студентлары катнашачак.

Фото: opchehov.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: