Барлык яңалыклар

Ялгыз ата-аналарга – яңа пособие!

1 июльдән 8-16 яшьлек балаларын ялгыз тәрбияләүче ата-аналарга акчалата ярдәм күрсәтелә башлады. Түбәндә – бу өлкәдә иң күп таралган сорауларга җаваплар.

Ялгыз ата-аналарга – яңа пособие!
Ялгыз ата-аналарга – яңа пособие!
Ялгыз ата-аналарга – яңа пособие!
Ялгыз ата-аналарга – яңа пособие!

Президент Владимир Путинның “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында имзаланган махсус Указы буенча, Русия Пенсия фондының төбәк бүлекчәләре 1 июльдән 8-16 яшьлек балаларын ялгыз тәрбияләүче ата-аналардан акчалата ярдәм алуга гаризалар кабул итә башлады.. Бу мәсьәләдә иң күп таралган сорауларга җавап бирәбез.

– Акчалата ярдәмне кемнәр ала?

Әлеге ярдәмгә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларын ялгыз тәрбияләгән һәм гаиләнең һәр әгъзасының кереме төбәктәге яшәү минимумыннан артмаган ана яки ата кеше дәгъва итә ала. Башкортстанда эшкә яраклы кешенең яшәү минимумы – 10641 сум, баланыкы 10077 сум тәшкил итә.

– Түләү нинди вакытка билгеләнә?

Түләү балага 8 яшь тулган көннән алып, аңа 17 яшь тулганчы башкарыла. Ләкин шунысы бар: ел саен гаризагызны яңартып торырга туры киләчәк. Шунсыз түләүләр туктатыла.

– Түләүләргә индексация буламы?

Була. Төбәктә яшәү минимумы үзгәрү белән, ягъни 1 гыйнвардан Балалар өчен түләүләр дә күтәрелә.

– Бала атасыз да, анасыз да – тулы ятим калса, аңа түләүләр тиешме?

Тиеш. Бу очракта пособиене аның опекуны алачак. Әлбәттә, бала тулысынча дәүләт карамагына калмаган очракта. Моның өчен опекунга урындагы Пенсия фонды бүлекчәсенә гариза тапшырырга кирәк.

– Гаиләдә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге ике бала үсә. Аларның һәркайсы өчен дә гариза тутырырга кирәкме?

Юк, гариза бирүче балаларның икесенең дә атасы яки анасы икән, бер гариза да җитә..

Фото: tlum.ru

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: