Барлык яңалыклар

Салаватта яңа микроскоп

Ул куллануда гади һәм лаборатория тикшеренүләре өчен бик уңайлы.

Салаватта яңа микроскоп
Салаватта яңа микроскоп

Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты составындагы "Яман шеш авырулары белән көрәш" федераль проектын гамәлгә ашыру максатларында Салават шәһәренең шәһәр хастаханәсенә "Primo Star" микроскобы кайтартылган. Ул федераль бюджет акчасына сатып алынган.

“Primo Star микроскобы куллануда гади һәм лаборатория тикшеренүләре өчен бик уңайлы. Аны гематология, цитология, гистология, микробиология, иммунологиядә кулланырга мөмкин, – ди БР Сәламәтлек саклау министрлыгының проект эшчәнлеге бүлеге башлыгы Роза Яхина. – Микроскоп ышанычлы конструкциягә, яхшы механикага ия”.

Агымдагы елда әлеге проект кысаларында биш медицина оешмасы җиһазландырылачак, алар яман шеш авырулары белән авыручыларга ярдәм күрсәтәчәк. Әлеге максатларга федераль бюджеттан 452,8 млн. сум акча җибәрелгән.

Чыганак: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Салаватта яңа микроскоп
Салаватта яңа микроскоп
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: