Барлык яңалыклар

Кузбасска – 300 ел

Кузбассның куәте Бөек Ватан сугышы чорында берничә тапкыр артты.

Кузбасска – 300 ел
Кузбасска – 300 ел

Кузбассның 300 еллыгы уңаеннан тантаналы кичә узды. Анда Русия Президенты Владимир Путин да катнашты.

 


– 300 ел элек -Михайло Волков Томь ярларында күмернең беренче катламын ачты, шул рәвешле дөньяның иң зур күмер бассейнының данлыклы елъязмасын башлады. Аны өйрәнү һәм үзләштерү ил сәнәгатенең көчле үсешенә, илнең куәтле индустриаль алга китүенә, Кузбасс барлыкка килүенә китерде. Кемерово һәм Новокузнецк, Прокопьевск һәм Анжеро-Судженск, Междуреченск, башка шәһәр һәм бистәләрдә күмер, руда чыгару, металл җитештерү аларның үсешенә генә түгел, ә бөтен илнең сәнәгать потенциалына да нигез булып тора.

Кузбассның куәте Бөек Ватан сугышы чорында берничә тапкыр артты. Кырыс елларда Кузбасста мөмкин булмаган нәрсәләр эшләнде, –

дип чыгыш ясады Владимир Путин. Ул киләчәктә дә эш урыннары булдыру, экология кебек проблемаларга да тукталды.

 


Фото: Kremlin.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: