Барлык яңалыклар

Дөньяның яшь музыкантларын Уфа җыя

Уфада 1-3 ноябрьдә Нариман Сабитов исемендәге халыкара яшь музыкантлар конкурсы узачак.

Дөньяның яшь музыкантларын Уфа җыя
Дөньяның яшь музыкантларын Уфа җыя

Конкурсны оештыручылар – Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Нариман Сабитов исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе.

Конкурста Русия балалары гына түгел, чит ил балалары да катнаша ала. Жюри составына Мәскәү, Казан консерваториясе һәм Уфа сәнгать институтының күренекле укытучылары керәчәк.

Яшь музыкантларның Нариман Сабитов исемендәге I Халыкара конкурсы “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “иҗади кешеләр” проекты кысаларында видеоязмалар буенча дистанцион форматта узачак.

Чара “Фортепиано” һәм “Скрипка” номинацияләре буенча үткәрелә.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: