Барлык яңалыклар

Яңа җиһаз алынган

Уфаның 21 нче  хастаханәсендә  функциональ диагностика бүлегенә яңа һәм көчле УЗИ аппараты кайтартылган. Ул йөрәкне, кан тамырларын тикшерү өчен уңайлы.

Яңа җиһаз алынган
Яңа җиһаз алынган

Уфаның 21 нче шәһәр клиник хастаханәсенә  төсле SonoScape S8Exp ультразвук сканеры алынган. Бу «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» төбәк программасын гамәлгә ашыру максатларында мөмкин булган.

SonoScape S8Exp аппараты сурәтнең югары сыйфатын бирә ала. Портатив төсле ультратавыш сканеры хастаханә стационарының функциональ диагностика бүлегенә куелган.

"Яңа УЗИ аппараты күбесенчә йөрәкне һәм кан тамырларын тикшерү өчен кулланылачак", – ди медицина оешмасының баш табибы Ринат Нагаев.

Моннан тыш, SonoScape S8Exp ультразвук аппаратында 4D функциясе бар, ул йөкле хатын-кызларны караганда яралгы үсешенең кайбер кимчелекләрен ачыкларга мөмкинлек бирә.

Чыганак: Башкортостан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Яңа җиһаз алынган
Яңа җиһаз алынган
Читайте нас: