Барлык яңалыклар

ФАПлар Интернетка тоташа

Башкортстанда быел 416 фельдшер-акушерлык пункты Интернетлы булды. Ел ахырына кадәр янә 293 ФАПны тоташтырачаклар. Фотода: Аскын районындыгы ФАП.

Башкортстанда 2021 ел башыннан 416 фельдшер-акушерлык пункты (ФАПлар) Интернет челтәренә тоташтырылды. Ел ахырына кадәр Интернетка тагын 293 ФАПны тоташтырачаклар. Бу хакта Башкортстан Республикасы Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы хәбәр итә.

"2021 ел башыннан челтәргә 416 фельдшер-акушерлык пункты керә алды. 2019-2020 елларда 1043 медицина учреждениесенә оптик кабель үткәрелде. Ел ахырына кадәр "Санлы икътисад" илкүләм программасы буенча тагын 293 ФАПны тизлекле Интернетка тоташтырачаклар", –  дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Дәүләт контракты нигезендә, "Ростелеком" компаниясе ФАПларга кадәр җепселле-оптик элемтә линияләре төзи һәм медицина учреждениеләрен кимендә 10 Мбит/с тизлектәге Интернет челтәренә тоташтыра.

«РФ санлы икътисады» илкүләм программасының иң масштаблы проектларының берсе – Башкортстанның социаль әһәмиятле объектларын Интернет челтәренә кушу.

Фото: https://vk.com/id4289225.

ФАПлар Интернетка тоташа
ФАПлар Интернетка тоташа
Читайте нас: