

Шәһәрнең иң яхшы рестораннарының берсенә килеп керде Нил. Бүген үзенең кайчан ашаганын да белми, нык кына ачыккан. Өстәлгә килеп утырды да, менюны карый башлады. Бераздан аның янына официант та килеп басты.
– Хәерле көн! Нинди заказ бирәсез? Сайладыгызмы?
– Хәерле көн! Тәк... Миңа борщ, кыздырылган тавык белән бәрәңге, “Цезарь” салаты, Греческий салат. Шуннан соң... – дип, озын гына исемлек белән тезеп китте Нил.
– Ашап бетерә аласызмы соң? – дип елмайды официант кыз.
– Бетерми ди, әлбәттә! Шулкадәр ачыктым.
Берникадәр вакыт үтүгә, аның өстәлендә берсеннән-берсе тәмле ашамлыклар тезелеп тора иде. Аның кебек ач кеше түгел, тамагы тук кеше дә ашамый түзә алмас иде мондый өстәл янына килеп утырса. Нил хәтта нинди ризыктан башларга да белми торды. Аннары, янындагы тастымал белән тезен каплап куйды, тагын да җайлабрак утырды. Кулына чәнечке алып, өстәлгә үреләм дигәндә генә, уянып китмәсенме? Уянып китте шул. Тәмле төш кенә булып чыкты бу ресторанда утыру. Әмма төштәге бар нәрсә дә чып-чын сыман булды, өннән аермасы юк диярлек. Нил уянгач, кайсы төш, кайсы өн дип, бераз аптырап та ятты. “Эх, әз генә уянмый торсам, рәхәтләнеп ашый идем бит, тамагым туя иде”, – дип тә куйды, уянганын аңлагач. Теге төшне күреп бетерергә теләп, әллә күпме кире йоклап китергә дә тырышты. Тик берничек тә йоклап китә алмады, бөтен йокысы качкан иде. Шундый “ресторанга” кереп, шундый мул ризыклы өстәл артында утыргач, кешедә йокы кайгысы кала мени инде?!