* * *
Бервакыт ике телсез бер-берсен бүлдерә-бүлдерә бәхәсләшеп киләләр. Берсен беләм, күршем Саша, ул миңа бәхәснең сәбәбен анлатты да инде. Әйтергә кирәк: мин алар телен аңлыйм, әнинең абыйсы тумыштан телсез иде. Баксаң, футбол турында икән бәхәсләре. Әлбәттә, мин дә кушылдым.
Күршем бераздан өенә кереп китте, ә без яңа танышым белән озак кына футбол яңалыклары белән уртаклаштык. Шулвакыт аны хатыны: «Җитәр инде, вакыт юк», – дип өенә чакырды.
«Хәзер, яме, бу телсезгә бер нәрсәне генә анлатам да!» – диде «телсез» танышым… Ә без, чиләнә-чиләнә, телсезләр телендә аралаштык!
* * *
Остановкада «Кофе с собой» киоскасы бар, «Каждый 6 кофе – бесплатно» дип тә язылган. Түзмәдем: «Әгәр бер кеше алты кофе алсамы?» – диеп сорадым. «Әйе!» – ди. Мин сыер ыштули?
Шәфкать ГАНИЕВ фотосы.