«КЫЙЫК БЕЙ»
Бала чактагы, үзем белән булган кызыкларны да бераз языйм әле. Мин биш яшьтә чакта ук укый белә идем. Әтәй, минем белән мактанасы килеп, безгә килгән дусларына гел миннән «Правда» гәзитен кычкырып укыта иде. Күбесе ышанмыйлар, бу җирен ятлагандыр дип, башка гәзит тоттыралар, ә мин укый белгәч, рәхәтләнеп кычкырып укыйм. Тик «Р» хәрефе урынына «ЫЙ» куеп. Сакау идем, «Р» хәрефен беренче сыйныфка керер алдыннан, август аенда гына әйтергә өйрәндем. Ул елларда безнең күршедә генә яңа мәктәп салалар иде, икенче сыйныфка яңа мәктәпкә бардым. Мәктәп төзелгән чакта бар күрше-күлән баласы шул төзелештә уйный идек, әлбәттә, төзүчеләр кайтып киткәч кенә. Төзелешкә вак-төяк әйберләр ташып торырга ат беркетелеп, аны Галиев Фәрит абый йөртә иде. Менә шуның арбасына утырып йөрү – безнең өчен бәхетнең иң олысы иде. Ләкин Фәрит абый башка балаларны утыртмый, ә мине утырта иде. Тик башта ук әйтеп куя: «Утыздан иллегә кадәр санап барырсың», – дип. Миңа нәрсә, утыру уңаена саный башлыйм, «Утыз, утыз бей, ...кыйык бей» дип. Иллегә җиткәч, яңадан утыздан саный башлыйм. Менә шулай күңелем булганчы, арыганчы утырып йөри идем. Фәрит абый өчен мин «Р» хәрефен әйтә белә башлагач та «кыйык бей» булып калдым. Исемдә, олы кызым тугач, Калмашта тутакайлар, нәнәйләр, күрше-күлән җыелышып бәбәй үстерергә килделәр, шунда Валя апа да килде. «Фәрит деподан ишетеп кайткан, «кыйык бей»нең бәбәен үстерәләр икән, син дә бар, дип җибәрде», – ди...
Хәзер алар икесе дә бакыйлыкка күчтеләр инде, урыннары оҗмахта булсын! Мәктәп тә ташландык хәлдә. Авылга кайтканда ул якка карасам, һәрвакыт мәктәп төзелеп яткан чакны искә төшереп сагышланам, һәм анда, кәкре тәпиләрен селкетеп, бәхет кошы тоткандай сөенеп, авызын ерып, утыздан иллегә кадәр санап, ат арбасында җилдергән сары чәчле кызчыкны – үземне күргәндәй булам.
Автор фотосы.