-9 °С
Болытлы
Җәүһәрия Арслангалиева бер көтү төбәк малай-шалайларын җыйды да Сыерышбашына чиягә алып китте. Ул яланнарда җиләк-җимеш уйдыкларын табарга маһирә иде. Әмма юлда баргандагы бәхәстә без Жәүһә апабызның ачуын кабартканбыз булып чыкты. Сыерыш башына җитүгә, ул меңьяшәр бер имәннең башына менеп утырды да без авылга кайтып киткәнче төшмәде.
Кичкә таба, без да кәшәкә уйнаганда, бер чиләкне мөлдерәмә чия белән тутырып, Жәүһәрия кайтып керде. Гарьлегебездән теге бәхәсләшкән малайны бергәләп тәпәләп алдык.
Фото: тузлукуш.рф