Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
18 сентябрь 2025, 13:03

Алия НӘБИУЛЛИНА. Сыерышбаш мәзәкләре. Миңлегали, Миңлегали!

Юл буе кабатлап барса да, усал эт күргәч, куркуыннан барысын да исеннән чыгара Финан апа.

Алия НӘБИУЛЛИНА. Сыерышбаш мәзәкләре. Миңлегали, Миңлегали!
Алия НӘБИУЛЛИНА. Сыерышбаш мәзәкләре. Миңлегали, Миңлегали!

Бу хәл колхозлашу чорына кадәр, димәк, Сәетгали Гыйбадуллинны «кулак» дип игълан иткәнче булган. Аларда бу көнне мәҗлес икән. Олы кызлары Финанны атаклы скрипкачы Миңлегали Исмәгыйлевны чакырырга җибәргәннәр. Миңлегалинең «чәлдер» дигән кушаматы исеменнән дә алда йөргәнгә күрә, берүк исем белән кушаматны бутый күрмә, дип кисәтеп куйганнар.

Юл буе кабатлап барса да, усал эт күргәч, куркуыннан барысын да исеннән чыгара Финан апа. Шуңа да скрипкачыны гадәтләнгән исеме белән чакыра: 

– Чәлдер абзый, бүген кич белән безгә ашка кил әле!

Фото: тузлукуш.рф

Алия НӘБИУЛЛИНА. Сыерышбаш мәзәкләре. Миңлегали, Миңлегали!
Алия НӘБИУЛЛИНА. Сыерышбаш мәзәкләре. Миңлегали, Миңлегали!
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас