-9 °С
Болытлы
Сугыш алды елларында Фәридә апа (Хуҗина) белән әткәйнең (Йосыпов Мөхәммәтназиф) кәнсәләрдә эшләгән чаклары. Отчет вакыты килеп җитә. Фәридә апа “карабодай” сүзен урысчага тәрҗемә итә алмый икән.
– Назиф абый, син урысча яхшырак беләсең, карабодай аларча ничек була? Әткәй дә белми икән. Җитмәсә, “өч кырда” икәнен дә тәрҗемә итәргә кирәк. Тик яшь кеше алдында җавапсыз калу уңайсыз:
– Черная пшеница, дип яз. Ә янына “три кырлы” дип өстәп куй!
Иң кызыгы шунда: иртәгәсен “три кырлы” сүзе отчетка бернинди мөнәсәбәте булмаган ун яшьлек апама кушамат булып тагыла.
Фото: тузлукуш.рф