Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 август 2025, 16:35

Марат КӘРИМОВ. Кызлар да әбигә әйләнә

Закир, әлбәттә, аптыраудан авызын ачкан килеш сүзсеҙ кала. Еллар үтү белән кызларның да карчыкка әйләнүен башына да китермәгән инде. Үзен һаман да яшь итеп хис иткәч.

Марат КӘРИМОВ. Кызлар да әбигә әйләнә
Марат КӘРИМОВ. Кызлар да әбигә әйләнә

Гаҗәеп оста биюче иде Ярми Сәетнең улы Закир Исмәгыйлев. Ул күп кенә районнарда бию ансамбльләре оештырып йөрде. Зианчура районы талантларына да аның ярдәме зур булды. Байтаҡ еллар үткәннән соң ул, телевидениегә тапшыру эшләр өчен, Лианус дигән оператор белән Исәнголга килеп төшә. Эш беткәч, уйнарга ярый, дигәндәй, тамак чылатып алырга булганнар болар. Тик вакыт бик соң, кибетләр ябылган.

– Элек монда Мәрьям дигән укытучы яши иде. Әйдә шуны эзләп карыйк, бәлки, берәр әмәлен табар, – дип киңәшләшә операторы белән. Китәләр болар. Закирның хәтере шәп икән, ул әлеге укытучының өен таба да ишектәге звонокка баса. Ишектә бер карчык пәйда була. Закир аннан:

 – Әби, элек монда Мәрьям дигән укытучы яши иде. Хәзер кайда икән ул? - дип сорый. Шунда теге карчык телгә килә:

– И-и, Закир, син эзләгән Мәрьям мин булам инде! – ди.

Закир, әлбәттә, аптыраудан авызын ачкан килеш сүзсеҙ кала. Еллар үтү белән кызларның да карчыкка әйләнүен башына да китермәгән инде. Үзен һаман да яшь итеп хис иткәч.

Бу визитның мәгънәсенә төшенгәч, Мәрьям әби мич башындагы мичкәне ача.

 – Куйганыма өч кенә көн, ачып та өлгермәгәндер, шулай да градусы бераз бардыр, – дип аларга бал салып бирә. Башкасы булмагач, ачып өлгермәгән бал да ярый боларга.

Закир оста юморист та иде. Тыңкыш апасы булып сөйли башласа, без егылып көлә идек. Аның сөйләгәннәрен яздырып алырга башка килмәгән.

 

Мөнир Вафин фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас