-9 °С
Болытлы
Энекәшем Рәүфәткә 6 яшь тирәсе булгандыр. Ул ни өчендер кунакка килгән әбине яратмый торган иде. Шук булганга, күрәсең, әби дә аны өнәп бетермәде. Бервакыт Рәүфәт әбигә: “Кайчан китәрсең инде син...”, – дип тә ычкындырды. Әбиебез дә сүз өчен кесәгә керә торганнардан түгел. “Күпер салгач та китәрмен”, – диде. Бездә яз саен, боз киткәндә күпер дә агып китә һәм авыл күпмедер вакытка күперсез кала торган иде. Ике атна узды микән, энекәш ашыгып-кабаланып өйгә кайтып керде. Дулкынланудан сүзен дә әйтә алмый. Без ни булды икән дип, гаҗәпләнеп аңа карап торабыз. “Әби, әби, әле генә күпер салдылар!” – димәсенме...
Автор фотосы.