Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
22 март 2025, 21:56

Көлеп алыйк

“Титаникның соңгы мизгелләре. Кораб су төбенә китеп бара. Палубада кычкырыш, паника. Шулвакыт ишкәкле кечкенә көймәдә бер әби пәйда була: – Чәй, кофе, кайнар сумса! Чәй, кофе, кайнар сумса!

Көлеп алыйк
Көлеп алыйк

* * *

Студентка авылдан әти-әнисе килгән. Бүлмәсенең ишеген шакыйлар.

– Кем бар?

– Азамат шушында яшиме?

– Әйе, сез аны ишек төбенә салып китегез. Хәзер, киенгәч чыгып алырмын.

 

* * *

“Титаникның соңгы мизгелләре. Кораб су төбенә китеп бара. Палубада кычкырыш, паника. Шулвакыт ишкәкле кечкенә көймәдә бер әби пәйда була:

– Чәй, кофе, кайнар сумса! Чәй, кофе, кайнар сумса!

 

* * *

Улы әтисе янына эшкә килгәч, күрше бүлмәдән:

– Тагын 150 грамм өстә дә, җитәр, – дигән сүзләр ишетә.

– Әти, аракы эчәләрме әллә?

– Юк, улым, анда гномнар штанга күтәрә.

 

* * *

– Сезгә баш миен күчереп утыртырга кирәк. Ирләрнең баш мие 1000 доллар тора, хатын-кызныкы 10 000 доллар.

– Ни өчен хатын-кызлар мие кыйммәт?

– Чөнки бер дә кулланылмаган.

 

* * *

– Син ирең белән аерылышасыңмыни?

– Әйе, ул миңа хыянәт итә.

– Балаларың турында уйла.

– Әйтмә дә инде, балаларның ул оятсызныкы икәненә дә шикләнә башладым.

 

* * *

Урманда бригадир эшчеләре белән сөйләшеп утыра, ди. Сүз ара сүз чыгып, бригадир кинәт кенә эшчеләреннән су анасының урысчага тәрҗемәсе ничек була икән, дип сораган. Бер олы гына абзый тәҗрибәле йөз белән:

– Водомать була торгандыр! – дигән.

 

* * *

– Доктор, зинһар, ярдәм итегез?!

– Нәрсә булды?

– Монда төртәм – авырта, … монда төртеп карыйм – авырта, монда төртсәм – тагын авырта.

– Кая әле-кая…Соң нигә аны башта ук бармагым сынды, дип әйтмисез?

 

 

* * *

Мулла теге дөньяда җәһәннәмгә эләккән. Гомере буе эчеп, авызыннан сүгенү сүзе өзелмәгән, шофер булып эшләгән күршесенең җәннәткә эләгүен ишеткәч, ачуы чыгып тиргәнә башлаган. Бу дөрес түгел, имеш.

– Син Коръән укыганда барысы да йоклап китә торган иде, хәтерлисеңме. Ә Наил автобус йөрткәндә, “Ходаем,  үзең сакла!” дигән сүзләр халык теленнән төшмәде, дигән Аллаһы Тәгалә.

 

Фото: shayantv.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас