Миңа еш кына:«Нигә син гел хатын-кызны мактыйсың, гел шулар турында сөйлисең?» — диләр. Чөнки мин аларны яратам. Юморны хатын-кыздан да ныграк аңлаган кеше юк. Уфадагы бер концертта ничектер:«Дөньядагы тилерәк ирләрдән дә бәхетле кеше юк. Чөнки аларның хатыннары чибәр була», — дигән идем, залдан бер ханым йөгерә-йөгерә чәчәк күтәреп килә башлады. Мин аны менеп җиткәч кенә таныдым. Үз хатыным икән. «Комплиментың өчен рәхмәт!» — ди.
Юморны аңлый хатын-кыз. Ул үзе дә табигате белән юморист. Бу миңа, язучы буларак, икеләтә кадерле. Көлке эзләп баш ватасы түгел, бары тик алар авызыннан чыкан сүзләрне язып кына бар. Һәм мин шулай эшлим дә. Түбәндә шундый тәгъбирләрнең берничәсен китерәм:
* * *
Мәхәббәт ул — көрәш. Бигрәк тә мин теләмәгәндә.
* * *
Кияүгә чыккач, мин җыйнаграк һәм игътибарлыракка әйләндем: иремне һәрвакыт бер үк исем белән атарга тырышам.
* * *
Редакцияга килгән хаттан:
«Гәзитегездә үги әтиләре белән йокларга мәҗбүр булган кызларның рәнҗүле хатларын еш укырга туры килә. Җитте сезгә, кызлар, яшь түгәргә! Кыюрак булырга кирәк! Менә мин үги әтиемнең юньсезлегенә җавап итеп бер генә типтем. Хәзер минем белән генә түгел, әни белә дә йоклый алмый.»
* * *
Базардагы сөйләшүдән:
«Менә хәзерге ирләр! Бөтен тавыкларымның ботын тоткалап чыкты, берсен дә алмады. Шул кадәр тоткалаганнан соң, бик беләсең килсә, син аларга өйләнергә тиеш!»
* * *
Спорт залындагы сөйләшүдән:
«Сәламәт тәндә — сәламәт ир.»
Автор фотосы.