– Җәтмәңә бүген дә бер нәрсә кермәдемени? – дип сорый балыкчы хатыны иреннән.
– Керүен керде дә, водолазны ашап булмый бит инде.
* * *
Сочидагы ресторанда:
– Ычкындыгызмы әллә?! Мин бер порция шашлык кына ашадым, ә монда счетта биш мең сум!
– Шашлык Олимпия утында кыздырылды.
* * *
“Җәйгә ябыгам” сезоны тантаналы төстә ябык дип белдерелә. “Яңа елга ябыгам” сезоны тантаналы төстә ачыла!
* * *
Судта:
– Зыян куруче, сез машинагызны урлаган кешене таныйсызмы?
– Иптәш судья, аның адвокаты чыгышыннан соң, мин гомумән, үземнең машинам булганына шикләнә башладым.
* * *
– Әби, сез элек интернетсыз ничек яшәдегез ул?
– Бик яхшы яшәдек.
– Димәк, интернетны сүндерсәләр без дә яхшы яшәяәчкбез?
* * *
Быел җәй шактый җылы булды, машинамның мичен бик еш кабызырга туры килмәде.
* * *
“Бүген кичке ашны ашагач пычрак савыт-сабаны юмыйча калдырдым. Алсын иде ирем савыт-саба юу машинасы. Мин хатын-кыз ла, ә савыт-саба юу машинасы түгел!” Бу язма 68 тараканга ошады.
* * *
Инкассаторлар машинасы гаишниклар машинасына бәрелгән. Инде өч сәгать буе кайсы акча өеменең кайсыныкы икәнен ачыклый алмыйлар.
* * *
Операция барганда кинәт ут сүнә, ә ул кабат кабынганда операция өстәле инде буш була. Медсестралар арасында паника башлана. Хирург:
– Тынычланыгыз! Наркоз астында килеш ул ерак китә алмас. Өстәвенә, аның бавыры да бездә.
Фото: shayantv.ru