Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
8 декабрь , 20:55

Заһит МУРСИЕВ. Гамәл дәфтәре

Сез Кәрим абыйны беләсезме әле? Белмисезме? Алайса бәхетегез бар икән.  ә менә минем нервымны ашады инде ул шушы дәфтәре белән. Нинди дәфтәр дисезме?

Заһит МУРСИЕВ.  Гамәл дәфтәре
Заһит МУРСИЕВ. Гамәл дәфтәре

Сез Кәрим абыйны беләсезме әле? Белмисезме? Алайса бәхетегез бар икән.  ә менә минем нервымны ашады инде ул шушы дәфтәре белән. Нинди дәфтәр дисезме? Шул шул, белмәгәч бәхетлесез инде сез, минем кебек заложник түгел. Кәрим абый авылда әнә шул гамәл дәфтәре белән дан казанган шәхес ул. Дан казанганчы ярдан кадалса әйбәтрәк булыр иде. Иртән иртүк килеп җиткән бит. Кичә бер “Беларус” салам алып кайткан идем. Кайдан белгән? Кем әйткән? Килде дә әлеге шул клеенка тышлы калын дәфтәрен ачып салды.

– Тә-әк, энекәш, бу саламың ике тонна тарта инде. Бүгенге акчага күчергәндә бу инде кимендә бер чәкүшкә, – ди.

– Кая карап чутладың, салам хакын аракыга күчерә торган  коэффициентың бармы әллә? – димен.

– Аны мин чутлап тормам инде. Кирәксә, әнә суд чутлар. Тик, туганкаем, суд ул бишләтә түләтә инде, законы шундый.

Минем дә ачу чыкты бит инде, бирәсе килми. Карап торып алдашырга тотындым.

– Син кайдан белдең, бәлки, ул иске саламдыр.

– Юк инде, энекәш, кичә сәгать уникенче яртыда кайтып кердегез, Гали тракторында, авылга якынайгач фарын сүндердегез, ә саламны бушатканда әнә теге лампочканы барыбер кабыздың бит инде. Бензовоз шоферы Фәнистән егерме лирт солярка алдың, алюмин канистырың яңа икән. Менә монда минем барысы да язылган. Ярый, мин синнән солярка хакын сорамыйм бит, анысы өчен Фәнискә керермен. Кыскасы, синнән бер чәкүшкә.

Әрсез бәндә керсә чыгып китми инде ул, ярыктагы кандала сыман. Бер стакан аракыны коеп бирдем үзенә.

– Булды, энекәш, – ди бу миңа, җиңен иснәп, – рәхмәт, саламың тәмле булсын. Ярый, мин киттем.

Уф, котылам, димен эчтән, Кәрим абый капка ягына бер адым атлаган саен шатлыгым арта бара. Их, нигә генә шул йорт капкасын өй ишегенә текәп ясамадым икән.  Капкага барып җитәлмәде, тагын тукталды бит  сәрхүш.

– Ни бит әле, энекәш, – ди бу миңа, – кичә телевизор карадым. Илдә инфляция икән. Мин бит чәкүшкә дидем, ягъни 250 грамм, ә син кырлы стаканга койдың, димәк,  200 грамм гына чыга. 50 граммга алдадың!

– Соң, абзый, ун көн элек фуражир Хәбирдән фураж алып кайтканда лаякын исергән идең. Шуны инфляция өчен компенсация дип исәпләп булмый мыни?

– Юк, син, энем, хәрәмләшмә. Тамакны мин түгел, Ходай уйлап тапкан, шуның өчен ашау–эчүне җәлләү, тамак кысу  гөнаһ була. Син бит культурный кеше, алай ярамый, йөз граммыңны кысма.

– Тьфү, тыгын инде, – дип, кулымдагы шишәне абзыйга тоттырам.

Китте бу. Урам буйлап атлый. Култык астында олы дәфтәре. Гамәл дәфтәре диләр аны бездә. Үзенә дә Хак дип исем кушканнар. Мин аңа культурный кеше булуым аркасында гына абзый дип эндәшәм, ә башкалар Хак дип кенә җибәрә. Хак алганы өчен түгел, ә халык контроле кебек булганы өчен.  Нинди халык контроле инде ул, халык контрасы дисәләр дөресрәк булыр иде. әй, туктале, сезнең авылда буш торган йорт юкмы, шунда гына күчәр идем. Югыйсә, бу гамәл дәфтәре мине тереләй гүргә кертә.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: