* * *
Бер ир дустында атна буе эчеп ята. Дусты:
– Ник кайтмыйсың? Хатының каратэ буенча дөнья чемпионы ич. Сагынгандыр сине.
– Өйгә кайтырга кушмый.
– Кем? Хатыныңмы?
– Юк, үз-үземне саклау инстинкты.
* * *
– Ул минем дөя түгеллегемне исбат итәргә куша.
– Исбат иттеңме соң?
– Йөзенә төкердем дә китеп бардым.
* * *
– Матуркай, сезгә ничә яшь?
– Унсигез яшь һәм берничә ай.
– Ничә ай?
– Дүртьйөз туксан алты...
* * *
– Доктор, улым ком ашаган! Мин аңа күп итеп су эчердем, хәзер нишләргә?
– Цемент янына бара күрмәсен.
* * *
– Әти, бу җиләкнең исеме ничек?
– Кара карлыган.
– Ә нигә ул кызыл?
– Чөнки әле яшел чагы.
* * *
Бер ир ашханәдә савыт-саба пычрак булуга зарлана:
– Ни өчен чәнечке-калакларыгыз пычрак?
– Савыт-саба юучыбыз авырый.
Шул вакытта кухняда пешекче тавыш бирә:
– Чебен тисә чер итәр кеше табылган! Мин бер ел инде дизентерия белән авырыйм, ә эшемне калдырганым юк.
ото: shayantv.ru