Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
23 сентябрь , 21:04

Көлеп алыйк

Мин ул балыкны тартып чыгаргач, күлдә су ярты метрга кимеде.

Көлеп алыйк
Көлеп алыйк

* * *

Гаиләдә талаш. Хатыны иренә кычкыра:

– Мин синең белән торырга теләмим.

– Алайса әниең янына кит.

– Ул үлде бит инде.

– Үлсә соң!

 

* * *

Бала табу йортында бер шәфкать туташы икенчесенә әйтә:

– Бүген туган теге дүрт игезәк шулай кычкырып елыймы?

– Юк, аларның әтисе ул.

 

* * *

Бер ир ләх исереп өенә кайта.

– Шеф, өйгә кайтарып куймассызмы? – ди туңдыргычның ишеген ачып. – Тыңламыйсыңмы? Ул вакытта олак,  – дип ишеген шартлатып яба. Иртән туңдыргычны ватуын күреп хатыны күргәнче тиз генә төзәтергә алып китә. Хатыны уяну белән туңдыргычның юклыгын  күреп:

– Үәт үз сүзле, тәки утырып киткән бит, – ди аптырап.

 

* * *

Поездда бара идем,  бер ир гырлый, ачуланып тегеңә тибеп куйдым. Һаман гырлый, кабат типтем. Карасам, ул күзләрен ачып миңа карап тора, ә күршесендә утырган карчык гырлый икән.

 

* * *

– Бер үк эшне ир дә, хатын да башкара, ә нәтиҗә капма-каршы. Нәрсә ул?

– Ир-ат юынса матураеп китә, хатын-кыз, киресенчә.

 

* * *

Иң файдалы хайван – дуңгыз. Аның бөтен нәрсәсен дә файдаланырга мөмкин: итен – шашлыкка, маен – салога, тиресен – каешка, йонын – щеткага, исемен – мыскыллауга.

 

* * *

Балыкчы сөйли:

– Мин ул балыкны тартып чыгаргач, күлдә су ярты метрга кимеде.

Фото: shayantv.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: