Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
16 июль , 21:51

Көлеп алыйк

Хатынының биле ни кадәр киңрәк, иренең эш сәгате шул кадәр озынрак була.

Көлеп алыйк
Көлеп алыйк

* * *

Ике егет сөйләшә:

– О, кичә Көньяк Африкадан килгән кыз белән таныштым. Ул күзләр, малай, ул йөз, ул аяклар... Хыял инде менә! Искитмәле!

– Шуннан?

– Шуннан кафеда утырдык. Бераз шәраб эчтек, биедек...

– Шуннан?

– Шуннан, дип... Үбештек инде, киемнәр идәнгә шуды, утны сүндердем...

– Шуннан?

– Табалмадым.

 

* * *

Вагон-ресторан директоры яңа официантка кисәтү ясый:

– Элекке гадәтләреңне ташла! Исерек клиентларны кафедагы кебек тышка чыгарып ыргытудан тукта!

 

* * *

Самолетта поп һәм мулла янәш утырып баралар. 

– Хәмер, шәраб, яки шампанское? – дип сорый стюард поптан.

– Хәмер, – ди поп.

– Ә сезгә? – дип сорый стюард мулладан.

– Сез нәрсә?! Бәлки әле стюардессаны да тәкъдим итәрсез?!

– Андый сайлау  мөмкинчелеге булса, мин хәмердән баш тартам, – дип куя поп җанланып китеп.

 

* * *

– Ничек 100 яшькә җитә алдыгыз?

– Елына бер тапкыр мин организмыма алкоголь шок терапиясе уздырам.

– Күпме эчеп?

– Ул көнне мин бөтенләй эчмим.

 

* * *

– Син бигрәк кока-кола кебек инде, – ди ире хатынына.

– О, шундый татлымыни?

– Юк, гел генә чыжылдыйсың һәм газ чыгарасың.

 

* * *

Хатынының биле ни кадәр киңрәк, иренең эш сәгате шул кадәр озынрак була.

 

* * *

 Бер ир барга керә,  күзләрне камаштырырлык матур ике кыз янына барып утыра:

 – Бармен, кызлар өчен ике сыра. Кызлар, сез нинди сыраны өстен күрәсез?

– Сез вакытыгызны гына әрәм итәсез. Без лесбиянкалар.

– Бу ничек була?

– Беләсезме, без хатын-кызлар белән җенси мөнәсәбәткә керергә яратабыз.

– О, бармен, безгә – өч лесбиянкага сыралар китерсәгез иде.

 

* * *

Хәбирә өенә сантехник чакырган һәм немец кинематографларына бик хәтере калган.

 

Фото: shayantv.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: