Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
23 июнь , 22:01

Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА. Авылым мәзәкләре

“Ленин Закирдан зур, Нәҗиптән бәләкәй булган”, – дип  җаваплаган Зилә.

Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА. Авылым мәзәкләре
Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА. Авылым мәзәкләре

Тапкыр җавап

 

Укытучы балаларга “Шалкан” әкиятен укый икән. Тычкан килеп булышкач кына шалканны тартып чыгарганнар бит инде. Моны ишеткәч, балалар, “ниһаять”, дип җиңел сулап куйганнар. Ә укытучы аларга сорау бирә икән: “Я, балалар, әйтегез әле, нигә тычкан килгәч кенә шалканны тартып чыгарганнар, тычкан нык көчлемени?” Аның “Бердәмлектә – көч”, дигәнерәк җавап  ишетәсе килгән, әлбәттә. Укучылар төрлечә җавап биргәннәр.

Бер укучы: “Әйе, тычкан көчле, менә әниебез сыер сөзүдән дә курыкмый, ә тычканнан коты оча”, – дигән. Күбесе: “Чынлап та, бергә тартканга”, – диебрәк җавап биргәннәр.

Барысыннан да аерылып торган җавап Алиянеке булган: “Тычкан җир астына кергән дә, шалканның тамырын кимергән, шуңа аны бик тиз тартып чыгарганнар”, – дигән ул.

 

 

Ленинның буе

 

Беренче сыйныф укучыларын октябрятка алып, аларга Ленин рәсеме төшкән значоклар таккач, мәктәп директоры Гыйззәтуллин Гобәйдулла Нигъмәтулла улы, укучыларга төрле сораулар биреп аларның белем дәрәҗәсен тикшерә башлаган. 

Беренче сорау: “Кем ул Ленин?” Әлбәттә, укучыларның Ленин турында ишеткәннәре булган, тик ничек җавап бирергә белми аптырап утыралар икән.

Гобәйдулла абый  Альбинадан сорарга булган: “Әйт әле, Әкбарова, кем ул Ленин?” – дигән. Альбина да аптырап калмаган: “Ленин – безнең илнең иң зур кешесе”, – дип чатнатып җавап биргән. Ә Гобәйдулла абый соравын дәвам иткән: “Ничек зур? Закир кебекме, Нәҗип кебекме?” – дигән. (Закир абый кыска буйлы, Нәҗип абый озын буйлы иде).

Шунда Зилә кул күтәрә икән. “Әйдә, Арсланова, әйтеп җибәр!” “Ленин Закирдан зур, Нәҗиптән бәләкәй булган”, – дип  җаваплаган Зилә.

Әфарин  безнең авыл кызларына, бәләкәй чакларында да җавапсыз калмаганнар, әле дә шундый ук үткер сүзлеләр.

 

 

Алама сүзләр

 

Гөлшатның өч яшьлек чагы. Ул тәрәзә төбенә баскан да тышны күзәтә икән. Каршы йортның капка төбендә утыручы яшүсмер кызлар аңа карап, көләләр дә көләләр, ди. (Яшь чакта кызлар сәбәпсез дә көлә бит инде). Гөлшат, тәрәзәгә сугып: “Көлмәгез, мәймүннәр!”, дип кычкыра икән. Моны әнисе ишетеп калган да: “Кызым, “мәймүннәр” – алама сүз, алай әйтмә”, – дигән. Аннан Гөлшат урамдагы кызларга: “Көлмәгез, алама сүзләр! Көлмәгез, алама сүзләр!” – дип кычкырырга тотынган.

 

(Автор фотосы)

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: