Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
13 июнь , 23:32

Көлеп алыйк

Балыкчы сөйли: – Мин ул балыкны тартып чыгаргач, күлдә су ярты метрга кимеде.

Көлеп алыйк
Көлеп алыйк

* * *

– Менә үземә яхшы машина карадым әле. Ошады. Алырга уйлыйм.

– Шундый кыйммәтле машина, чибәркәем. Зинһар, әйт әле, каян шулкадәр акча аласың син? Белсәм, мин дә...

– Юк, Гали, синең андый урының юк.

 

* * *

Иң файдалы хайван – дуңгыз. Аның бөтен нәрсәсен дә файдаланырга мөмкин: итен – шашлыкка, маен – салога, тиресен – каешка, йонын – щеткага, исемен – мыскыллауга.

 

* * *

Балыкчы сөйли:

– Мин ул балыкны тартып чыгаргач, күлдә су ярты метрга кимеде.

 

* * *

Судья:

– Гаепләнүче, сез өйләнгәнме?

Гаепләнүче:

– Юк, кыяфәтем генә шундый.

 

* * *

– Сакал килешми сиңа!

– Ник килешми?

– Белмим, Галия, белмим.

 

* * *

Урамда:

 – Әни, ә син сериаллар карарга яратасыңмы?

– Юләр сүз сөйләмә, Лукас. Жадины җитәклә дә атлавыңны бел.

 

* * *

Төнлә ишек шакыйлар.

– Кем анда?

– Полиция.

– Әйдә беркем юк.

– Ә ут яна бит!

– Хәзер сүндерәм.

 

* * *

– Кияүдәме? – дип сорый судья шаһиттан. Шаһит авыр сулап куя.

– Кияүдә түгел, – дип “тәрҗемә итә” судья секретарьга.

– Өйләнгәнме? – дип сорый судья икенче шаһиттан. Шаһит авыр сулап куя.

– Өйләнгән, – дип “тәрҗемә итә” судья секретарьга.

 

* * *

Дус кызым танышу сайтларында ир табып булмый дигән иде. Мин аның ирен  сайтларда шунда ук табып алдым.

 

* * *

– Син минем арттан йөргәндә чәчәкләр, бүләкләр бирә идең. Мин сиңа кияүгә чыгу белән игътибарың кимеде, – ди хатыны иренә.

– Кадерлем, балыкны тотканнан соң аңа җим ашатуларын кайдан күргәнең бар?

 

Фото: shayantv.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: