Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
7 июнь , 23:19

Леонид СОКОЛОВ. Көнчел ир

Хатыны шундый сылу, ул буй-сын, йөз-бит! Аңа бар ир-ат сокланып карый. Бу Тявкинга һич тә ошамый, шуңа читләр карамасын өчен каршылык чаралары күрә башлады. Модасы чыккан киемнәр алды. Косметика  куллануын тыйды. Кешеләр арасына да хатынын алып чыкмаска тырышты. Кинога төнге сеансларга гына билет алды.

Леонид СОКОЛОВ. Көнчел ир
Леонид СОКОЛОВ. Көнчел ир

Иван Тявкинның хатынының матурлыгын тел белән генә аңлатырлык түгел. Шуңа Тявкин аны барысыннан да көнли.

Хатыны чыннан да сылу, ул буй-сын, йөз-бит. Аңа бар ир-ат сокланып карый. Бу Тявкинга һич тә ошамый, шуңа читләр карамасын өчен каршылык чаралары күрә башлады. Модасы чыккан киемнәр алды. Косметика  куллануын тыйды. Кешеләр арасына да хатынын алып чыкмаска тырышты. Кинога төнге сеансларга гына билет алды. Матурлык салоннарына, бассейннарга йөрүне, аэробика белән шөгыльләнүне чикләде. 

Хатыны күпчелек вакытын кухняда уздыра башлады. Тәмле азыклар пешерә. Аеруча камыр азыкларына оста булып чыкты. Аларны тәмли-тәмли, гәүдәсе түгәрәкләнә башлады. Бу үзгәреш, әлбәттә, Тявкинга бик ошады. Тора-бара хатыны тәмам түгәрәкләнде, аны хщзер һич куркусыз урамга чыгарырга мөмкин.

Инде хатынына башкалар игътибар итми башлады. Ниһаять, аңа матур күлмәк, затлы косметика сатып алды. Аны ияртеп кунакка йөри башлады. Хатынына беркем дә игътибар күрсәтмәде. Тора-бара, Тявкин үзе дә хатынына игътибарын азайтты. Эш аны аерып җибәрү белән тәмамланды...

 

Фото: Мунира ВАФИНА

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: