Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
4 июнь , 21:12

Леонид СОКОЛОВ. Көнчел күршеләр

Бер атнадан хатын Хлястиковларның юл фаҗигасенә таруын хәбәр итте. Икенче көнне мин дә баганага килеп бәрелдем.

Леонид СОКОЛОВ. Көнчел күршеләр
Леонид СОКОЛОВ. Көнчел күршеләр

– Күрше Хлястиковлар яңа җиһазлар сатып алган, – диде хатын, авыр сулап.

Озакламый яңа җиһазлар безнең өйне дә тутырды.

Бер айдан күршеләрнең фатирларына евротөзекләндерү эшләүләре мәгълүм булды. Без дә  осталар эзли башладык.

– Күрше хатынны яңа тунда күрдем, – диде ярты елдан хатын, күзләрен түгәрәкләндереп.

Аңа тун алганчы, ул күзләре белән мине бораулавын дәвам итте.

Озакламый хатын күршеләрнең “МАЗ”мы, “Мазда”мы алуын хәбәр итте. Кредитка батсак баттык – икесен дә сатып алдык.

Бер атнадан хатын Хлястиковларның юл фаҗигасенә таруын хәбәр итте.

Икенче көнне мин дә баганага килеп бәрелдем. Палатада аңыма килгәндә, бинтларга уралып ята идем. Янда хатын утыра, күрше караватта – Хлястиков.

– Ә Хлястиковка чит ил гипсы салганнар, – диде хатын колагыма, күршедән көнләшеп.

Мин аңымны югалттым.

Фото: Мунир ВАФИН

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: