Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
3 июнь , 21:36

Аннан-моннан

Амазонка джунглиларында җитен кырында үскән малай табылган. Ул йөрми дә, сөйләшми дә, бары канәгать кенә елмаеп ята.

Аннан-моннан
Аннан-моннан

* * *

Төнлә ишек шакыйлар.

– Кем анда?

– Полиция.

– Әйдә беркем юк.

– Ә ут яна бит!

– Хәзер сүндерәм.

 

* * *

– Кияүдәме? – дип сорый судья шаһиттан. Шаһит авыр сулап куя.

– Кияүдә түгел, – дип “тәрҗемә итә” судья секретарьга.

– Өйләнгәнме? – дип сорый судья икенче шаһиттан. Шаһит авыр сулап куя.

– Өйләнгән, – дип “тәрҗемә итә” судья секретарьга.

 

* * *

Дус кызым танышу сайтларында ир табып булмый дигән иде. Мин аның ирен  сайтларда шунда ук табып алдым.

 

* * *

– Син минем арттан йөргәндә чәчәкләр, бүләкләр бирә идең. Мин сиңа кияүгә чыгу белән игътибарың кимеде, – ди хатыны иренә.

– Кадерлем, балыкны тотканнан соң аңа җим ашатуларын кайдан күргәнең бар?

 

* * *

Сәламәтлек саклау министрлыгы боксерлар арасында “Башка сугу баш эшчәнлегенә зыян китерәме?” дигән темага сорашу уздырган иде. 10 проценты “зыян сала” дип җавап бирде, калганнар сорауны бөтенләй аңламадылар.

 

* * *

Ат ярышлары алдыннан ипподромга инспектор килә. Карый – тренер бер атка нәрсәдер каптырып тора.

– Нәрсә бирәсең? – ди инспектор.

– Карамель, үзем дә кабам, аңа да бирәм. Теләсәгез, сез дә тәмләп карый аласыз.

– Бирегез, алай булса.

Ярыш алдыннан тренер атта чабышачак жокейга киңәшләрен бирә:

– Ярыш башында уртада гына бар, финишка җитәрәк кенә алга чык. Кемдер сине узып китсә, аптырама, ул мин, яки инспектор булыр.

 

* * *

Журналист Кавказга барып озын гомерле кешеләр турында язарга була. Тау башында утырган бер авылга кереп, капка төбендә утырган чал чәчле, хәлсез картка мөрәҗәгать итә:

– Бабай, бу яшькә ничек килеп җиттегез? Тормышыгыз ничек булды?

– Ничек яшәдем – эчтем, тарттым, хатын-кызларны да ким куймадым.

– Ә сезгә ничә яшь соң?

– Утыз ике.

 

* * *

– Менә син мине симергән, киемнәрең сыймый дисең, менә бу хаки төсендәге яшел кием хәтта зуррак та әле.

– Бу палатка бит.

 

* * *

– Пенсиягә чыгу белән икенче китабымны тәмамлаячакмын.

– Китап язасыңмы?

– Юк, укыйм...

 

* * *

– Минем хәлләр ничек, доктор?

– Иртәгә чыгарырга диеп торабыз. Хатыныгызга шалтырата аласыз.

– Юк, аны борчып тормыйк инде.

– Ә җәсәдегезне ул вакытта кем алачак соң?

 

* * *

Су төбенә китеп барган кораб капитаны пассажирларга мөрәҗәгать итә:

– Кем дә булса дога кыла беләме?

– Мин беләм, – ди бер пассажир.

– Бик шәп, югыйсә, бер коткару жилеты җитми иде.

 

* * *

Мотоциклчы бик зур тизлектә чыпчык белән бәрелешә. Аңсыз яткан кошны кызганып өенә алып кайта, читлеккә кертеп су, икмәк куя, үзе икенче бүлмәгә чыгып китә. Шул вакытта кош аңына килә:

– Рәшәткә, су, икмәк... Димәк, мин мотоциклчыны үтергәнмен!

 

* * *

Амазонка джунглиларында җитен кырында үскән малай табылган. Ул йөрми дә, сөйләшми дә, бары канәгать кенә елмаеп ята.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: