Безнең район гәзите редакциясендә фотограф булып Фидарит исемле бер җан көеге эшләп йөри иде. Эшләп йөрде, дигәч ни, аның бер сәер гадәте бар иде: лаякыл исерсә, эшкә килә, ә азрак айнык булса, көндез чыра яндырып та табып булмый, өендә, үз эшен эшләп ята.
Инде теге сәрхүш редактор киткәч, эчкечеләргә көн бетте. Яшь җитәкче Фидаритка да шелтә артыннан шелтә чәпи башлады. Беркөнне бу егетнең ачуы чыккан, минем кабинетка керде дә:
“Язып бир гариза, үз теләгем белән китәм”, – ди. Мин әйтәм, кеше өчен кеше язмый, үзең яз.
– Минем кул тотмый, – ди бу, – язып бир, – дип, өскә менеп бара.
Каян аның кулы ручка тотсын, кулы түгел, аягы гәүдәсен тотмый. Аннары ул, хуҗалыкларга чапкан вакытта, фотога төшергән кешесенең исем-фамилиясен дә язып алалмый иде. Кыскасы, бәхәсләшеп исерекне жиңеп булмый, барыбер мәҗбүр итте бу мине. Әмма мин дә әҗерен калдырмадым, үч итеп, болай дип яздым:
“Прошу меня уволить по собственному желанию редактора”.
Теге бахыр, мин язганны карап торса да, берни аңламады, шешенгән куллары белән ниндидер ыргаклар төшергәч, гаризасын редакторга кертеп бирде. Икенче көнне мөхәррир мине “бала-чага” дип шелтәләде шелтәләвен, тик гаризаның соңгы сүзен сызып ташлап, Фидаритны – эштән, ә безне бер алкаштан азат итте.
Автор фотосы.