Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
13 март , 07:25

Самогончы Хафиз бәете

Ил алдында хурга калдым Самогон куып кына.

Самогончы Хафиз бәете
Самогончы Хафиз бәете

Самогон койдым бу айда

Арпа кушып бодайга.

Сакла дошман күзеннән дип,

Ник инәлдем Ходайга?

Җәен иген икмәдем,

Кышын урман кисмәдем.

Кырда кошел каравыллап,

Кудым колхоз икмәген.

“Галимулла кем?” – дисәгез:

Талдан сыбызгы ясый.

Галимулла дружин гына

Газиз башымны ашый.

Кодагыйның су чиләген

Самогонга көйләдем.

Кара мунчаларга кереп

Каптырырлар димәдем.

Галимулла кунак икән,

Ат эчерә лаканнан;

Төнге сәгать уникедә

Килеп тотты якамнан.

Аклы күлмәк алдырдым,

Хакын бирми калдырдым.

Эшне зурга җибәрмим дип,

Юкка телем талдырдым.

Үстем илдә тын гына,

Дуска иш булып кына.

Ил алдында хурга калдым

Самогон куып кына.

(Башкортстанның Балтач районы Иске Яхшый авылында БДУ студентлары язып алган. Информатор күрсәтелмәгән.)

Самогончы Хафиз бәете
Самогончы Хафиз бәете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: