Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
2 март , 22:13

Көлеп алыйк

Кара мәче буш чиләк тоткан хатынның юлын кискән. Хәзер икесендә дә проблемалар.

Көлеп алыйк
Көлеп алыйк

* * *

– Блондинка егете янына килә, домофоннан шалтырата.

– Сәлам, син өйдәме?

– Юк, дачада.

– Кайчан кайтасың?

– Белмим әле.

– Ярый инде алайса, син кайткач килермен.

 

* * *

–  Кадерлем, сине мәктәпкә чакыралар.

– Нәрсә булган тагын?

– Улыбыз тәрәзә ваткан.

– Бетәме-юкмы инде ул мәктәпнең тәрәзәләре, ә?!

 

* * *

Хатын күпкатлы йортың тәрәзә төбенә басып кычкыра:

– Җитте, мин сикерәм! Синең хыянәтләреңнән, ашарга пешерүдән, өй җыюдан туйдым! Нигә мине этәсең?

 

* * *

Ирек әфәнденең башта бер җире дә авыртмый иде. Ә табиблар аның зур гына бер оешмада генераль директор икәнен белеп алдылар...

 

 

* * *

Бакча ширкәтендә бер эт көрәк белән җир казып йөри. Күрше эте аңа аптырап карап тора. Бу борылып аңа аңлатып бирә:

– Барысы да аңа тапочкаларын китереп бирүемнән башланды.

 

* * *

Балыкка барырга кармакларын әзерли башлаган иреннән хатыны:

– Шул балыкның нәрсәсен яратасың? – дип сорый.

– Сөйләшмәвен.

 

* * *

Психиатр кабинетында:

– Нәрсәдән зарланасыз? – дип сорый табиб мөрәҗәгать итүчедән.

– Мине туктаусыз кемдер эзәрлекли сыман тоела.

– Бу күптәннән шулаймы?

– Төрмәдән качканнан бирле.

 

* * *

Су ата торган пистолетлы малай ай буе карбид заводын куркытып тоткан.

 

* * *

Кара мәче буш чиләк тоткан хатынның юлын кискән. Хәзер икесендә дә проблемалар.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: