Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
25 февраль , 15:12

Көлеп алыйк

Зоопарктан каравылчы качты. Бәлки арысланнар нидер әйтеп бетермиләрдер...

Көлеп алыйк
Көлеп алыйк

* * *

Бер ир эшкә килә.Тәннәре күгәреп беткән.

– Ай-ай, кыяфәтең, әллә һөҗүм итеп, кыйнап, акчаларыңны таладылармы? – дип сорый хезмәттәше.

– Әйе, нәкъ шулай.

– Өйләрен истә калдырдыңмы соң?

– Ничек калдырмаска, үз хатыным бит.

 

* * *

Мин гел генә  чирләп җәфалануымның сәбәбен аңладым. Баксаң, күңелем шәрран ачык булгач, шуннан җил керә икән.

 

* * *

– Кадерлем, сине мәктәпкә чакыралар.

– Нәрсә булган тагын?

– Улыбыз тәрәзә ваткан.

– Бетәме-юкмы инде ул мәктәпнең тәрәзәләре, ә!

 

* * *

– Сез эш урынында селфи ясап инстаграмга куясызмы?

– Юк, андый уйның башыма да килгәне булмады.

– Ә бит бүген күпләр шулай эшли. Артистлар, мәсәлән, сәясәтчеләр...

– Мин – гинеколог.

 

* * *

– Ә мин синең яшереп куйган акчаңны таптым, – дип астыртын елмая хатын. – Миннән яшереп куйган акчаны.

– Шуннан?

– Ахирәтләрем белән ресторанга бардык, яхшы итеп күңел ачтык. Юк, ничек шулай гаиләдән акча яшерә аласың син, ә? Кем өчен яшерәсең?

– Сиңа яңа тун алырга дип җыйган акча иде ул.

 

* * *

– Бабай, монда кайчандыр атом электр станциясе булган дигән сүз дөресме?

– Әйе, дөрес, – ди бабай оныгының башын сыйпап.

– Аннан аның шартлавы да дөресме?

– Әйе, дөрес, – ди бабай малайның икенче башын сыйпап.

 

* * *

Зоопарктан каравылчы качты. Бәлки арысланнар нидер әйтеп бетермиләрдер...

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: