Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 гыйнвар , 21:56

Кандала гаиләсе диван эзли. Хуҗасы белән дә мөмкин

Игъланнар тактасында ниләр бар?

Кандала гаиләсе диван эзли. Хуҗасы белән дә мөмкин
Кандала гаиләсе диван эзли. Хуҗасы белән дә мөмкин

Балалар! Ялангач электр тимерчыбыкларына юеш кул белән кагылмагыз! Чөнки аларның тутыгуы мөмкин.

 

* * *

Сул аяк киеме сатып алган кешегә уңы бушка бирелә.

 

* * *

Югары квалификацияле хирург начар биючегә ярдәм итә.

 

(Рекламадан)

 

* * *

МТС абонентлары беренче 10 секундта бушлай хезмәтләндерелә.

 

(Фәхешханәдәге игъланнан)

 

* * *

Зоопаркка арыслан һәм юлбарыс караучылар таләп ителә. Һәр көн саен бер кеше генә кабул ителә.

 

* * *

Операциясез, тиз арада җенесегезне үзгәртәбез.

 

(Паспорт өстәлендәге белдерүдән)

 

* * *

Бер төнлек матур гаилә төзү өчен сылу кыз белән танышам.

 

* * *

Кандала гаиләсе диван эзли. Хуҗасы белән дә мөмкин.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: