Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
14 гыйнвар , 18:34

Рәфил САМАТОВ. Тешләрең әйбәт икән...

Сезнең тешләрегезне әйбәттер, дип уйлыйм. Алар яхшы булмаса, арт саныгызны болай ук симертә алмас идегез.

Рәфил САМАТОВ. Тешләрең әйбәт икән...
Рәфил САМАТОВ. Тешләрең әйбәт икән...

Җәйге, матур көн. Диңгез буендагы пляжда бер туташ комга капланып ятып, рәхәтләнеп, аркасын кояшта кыздыра икән. Аның янына көяз генә бер ир–егет килә дә танышырга уйлый һәм ничек тә сүз башлап җибәрергә белмичә:

– Туташ, әй туташ! Сезнең тешләрегез бик әйбәт бугай – ди. Теге кыз исә егет ягына борылып та карамыйча, чытлыкланып:

– Минем тешләремнең яхшы икәнлеген каян беләсез соң, Сез бит әле минем битемне дә күрмәдегез?.. – ди. Чибәр егет һич аптырамыйча:

– Шулай да мин Сезнең тешләрегезне әйбәттер, дип уйлыйм. Алар яхшы булмаса, арт саныгызны болай ук симертә алмас идегез, – дип җаваплый.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: